Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Элеккеге ТФБ рәисе урынбасары һәм хезмәткәрләреннән 1,2 миллиард сумнан артык акча алынды

Казанның Яңа Савин районы суды «Татфондбанк»ның элеккеге топ-менеджеры һәм өч хезмәткәреннән 1,2 миллиард сумнан артык акчаны алырга карар чыгарды.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финанс оешмасына китерелгән зыянны капларга тиешле кешеләр арасында ТФБ рәисе урынбасары вазифасын башкарган элеккеге Вадим Мерзляков та бар.

Банкның элеккеге топ-менеджеры белән беррәттән, суд инвестиция бизнесы департаменты директоры урынбасары вазифасын башкарган элеккеге Тимур Вальшин, кәгазьләр базарында клиент операцияләре идарәсе башлыгы Рөстәм Тимербаев һәм кәгазьләр базарында актив операцияләр идарәсе башлыгы Илнар Абдульмановтан да акча алырга карар итте.

Россия Банкы «Татфондбанк»ның банк операцияләрен башкару лицензиясен 2017 елда ук алган иде.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев