Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мөхтәсибәтендә республикакүләм мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы уза

Чаңгы ярышларына 11 районнан мөселманнар килде.

 Лениногорскиның  «Татнефть» спорткомплексы территориясендә спорт бәйрәме, иртәдән үк гөж килеп тора. Биредә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы уза, ярышларда катнашырга 11 районнан өчәр вәкил килде. Барлыгы 35 спортчы чаңгыга басты.

Ярышта катнашучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Лениногорск шәһәре һәм районы имам мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов сәламләде, җиңел дистанция теләделәр. Булат хәзрәт әйтүенчә, әлеге чараны оештыруның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чаңгы спортын популярлаштыру һәм мөселман яшьләре арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту. "Бүген биредә ерак араларны үтеп килгән мөселман кардәшләребез катнаша. Алар бер-берсе белән аралаша, таныша, элемтәләрне ныгыта", - ди. 

Спорт чарасы Лениногорск районы мөхтәсибәте, Лениногорск шәһәре администрациясе һәм "Татнефть"  теләктәшлегендә оештыра. 

Спортчылар чаңгыда 1,5 км-лы трасса буенча йөгерә. Аннан эстафетада катнашачаклар. 

Арчадан килгән Айдар Сафиуллин әйтүенчә, шушы кадәр ерак араны үтеп, сынтмаска исәпләре. "Без бүген өчәү килдек. 5 сәгатьтән артык юл уздык. Чаңгыда йөрү сәламәтлек өчен кирәк", - ди.

Районнардан гаиләләре белән бергәләп килүчеләр дә бар иде. Әтиләре чаңгыда узыша, ә хатыны, балалары аңа көч-куәт биреп торырга килгән.

Чаңгыда узышып килгәч, спорткомплекс эчендә кайнар чәй һәм тәм-том белән сыйланырга була иде.

Нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез. Безнең белән калыгыз.

Исламия Галимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев