Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовкада яшәүче Григорьевларның улы гаиләсендә өч игезәк туган

Григорьевлар гаиләсе ишәйде.

Бу хакта керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы сайты хәбәр итә

Федотовка авылында хөрмәткә лаек гаилә Александр һәм Ирина Григорьевлар гаиләсе яши.

Александр Семионович озак еллардан бирле мәктәптә укытучы булып эшли. Хатыны Ирина Степановна да авылның хөрмәткә лаек кешесе – ул фельдшер-акушер. Алар икесе дә бик активлар. Александр Семионович – бик талантлы. Ул авылда узган төрле чараларны оештыра, алып баручысы да үзе, “Аланлык” ансамбленә йөри.  

Хәрби хезмәттәге уллары Антон үз гаиләсе белән Әстерхан өлкәсендә яши. Шушы көннәрдә Аделина һәм Антон Григорьевлар гаиләсендә өч игезәк туган. Өч малай!

«Өч малай – Илья, Елисей һәм Ярослав. Барыбыз өчен дә зур сөенеч булды. Авыл халкы гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә шалтыратып котлаучылар бар. Кечкенә энеләрен өйдә олы оныгыбыз – 4 яшьлек  Елизавета  көтеп алды. Бүген без бәхетле әби-бабай, Аделина белән Антон  шат, күпбалалы гаилә булдылар.  Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, олы улыбыз Андрей  Ульяновск Дәүләт Университетының, медицина факультетындагы "Педиатрия" бүлеген тәмамлады. Бу да, безнең өчен зур куаныч. Гаиләдә тынычлык булсын, барыбызга да исәнлек-саулык телибез»,  – ди бәхетле бабай – Александр Григорьев.

Котлауларга без дә кушылабыз, бәхетле сабыйлар булып үссеннәр!

Әлеге вакыйга турында «Российская газета» да язган. «Әстерханның перинаталь үзәгендә быел  беренче тапкыр өч игезәк дөньяга килде. Сабыйлар бер-бер артлы берничә секунд аерма белән туганнар, өченчесен табиблар «күлмәктә туган», дип билгелиләр», – дип яза газета. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федотовка өч игезәк Григорьев