Гаиләдә генә рәхәт: Мичурин авылында Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә чара узды (+фотолар)
Күңелле, җылы бәйрәм кичәсе иде.
Мичурин авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә чара узды.
Мичурин авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре үз укучылары һәм кунаклары өчен ял кичәсе оештырдылар. Чарада әниләр, балалар һәм оныклар – гаилә кыйммәтләрен саклаучылар катнашты.
Очрашу “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дип аталды Алып баручылар: Сания Вахитова һәм Рузалия Мифтахова бу бәйрәмнең тарихы, аның символлары һәм әһәмияте турында сөйләп, чараны ачып җибәрделәр. Аннары кунаклар өчен мавыктыргыч викториналар һәм зур булмаган конкурслар үткәрелде, алар барысы да яхшы кәеф бүләк итте.
Чарада авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова катнашты, әлеге дата белән котлады.
Кичәнең кульминациясе символик иҗади бирем булды. Бәйрәмнең төп чәчәге булган зур ромашка яфракларына барлык катнашучылар үзләренең изге теләкләрен яздылар һәм мөһим сорауларга җавап бирделәр: "Минем өчен гаилә нәрсә ул?", "Нинди сыйфатлар гаиләне нык һәм тату итә?». Бу таҗ яфракчыкларын, саклык белән генә, үзәктәге сары төстәге түгәрәккә ябыштырып, тулы бер чәчәк ясадылар.
Чара традицион чәй эчү белән тәмамланды. Ә катнашучылар китәр алдыннан китапханә һәм клуб хезмәткәрләре күңелле сюрприз әзерләде: алар гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар, бу якты көн алар хәтерендә озакка калсын өчен.
Чара уза торган урын – клуб фойесы бик матур итеп бизәлгән иде, бар җирдә ромашка чәчкәләре.
фотолар: китапханәдән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев