Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Гашыйклар көнендә Лениногорск ЗАГС бүлегендә яңа гаиләләр барлыкка килде

14 февраль – Гашыйклар көне.

14 февральдә гаилә коручылар ел саен шушы бәйрәм көнен тагын да үзенчәлеклерәк итәчәк. 

Бүген – 14 февральдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә 5 пар никахларын рәсмиләштерде. ЗАГС хезмәткәрләре яшь парларның истәлекле көнен онытылмаслык итәргә тырыштылар. Алар күп еллар бергә гомер иткән гаилә юбилярларының фотосурәтләре күргәзмәсен әзерләгән. 

Күргәзмәдәге фотоларда Лениногорск районының берничә гаиләсенең иң бәхетле мизгелләре сурәтләнгән. Шулай ук бик матур, йөрәкләр белән бизәлгән фотозона ясап куйганнар Һәр гаиләгә валентинкалар бүләк иткәннәр.

 Барлык яшь парларны да гашыйклар бәйрәме һәм никахлашу көне белән котлыйбыз! 

 

фотолар: ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев