Башкалабыз Казанда, 2 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрә Шәмсия Җиһангированың 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды.
Әлеге чарага якташ шагыйрәбез, «Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзасы Илсөяр Салахова да чакырулы иде. Ул шагыйрәнең туган көне уңаеннан игълан ителгән шигырь конкурсында катнашкан. Шигырь иҗат итеп, аны җибәргән. Илсөяр ханымның шигыре исә иң яхшылары арасына кергән.
- Мин Шәмсия Җиһангированы бик хөрмәт итәм. Шунлыктан юбилее уңаеннан оештырылган шигырь язу конкурсында катнашып карарга булдым. Казаннан шалтыратып, минем шигырьне сайлап алганнарын һәм Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсенә чакырганнарын ишеткәч, аптырап киттем. Көтмәгән идем. Килә аласызмы дигән сорауга шунда ук җавап бирмәдем. Соңрак хәбәр итәрмен, дип әйттем, — дип сөйли Илсөяр ханым.
Көтелмәгән хәбәр турында ул «Чишмә» берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка шалтыратып әйткән. Таһир абый исә, бик шатланып, "Әлбәттә, барырга кирәк. Шундый мәртәбәле чарага һәркемне чакырмыйлар. Бу бик яхшы мөмкинлек",дигән.
Илсөяр Салахова шулай итеп шагыйрә Шәмсия Җиһангированың юбилей кичәсендә булып кайткан.
- Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында «Яшик әле!» дип исемләнгән чара искиткеч иде. Шәмсия Җиһангирова бик сокландыргыч ханым, аны хөрмәт итүчеләр зал тутырып килгән иде. Авторның яраткан шигырьләре, шулай ук татар эстрадасы артистлары башкаруында җырлар яңгырады. Бик ошады миңа, — ди Илсөяр апа.
Чара башланыр алдыннан ул Шәмсия Җиһангирова янына кереп, аңа багышлап язган шигырен (рамка эченә куелган) бүләк иткән һәм истәлеккә фотога төшкән. Шулай ук башка районнан иҗатташ дусларын да күргән.
Сезнең игътибарга Илсөяр Салахованың юбилярга атап язган шигырен тәкъдим итәбез.
Кояшка тиң ханым
Кар буранлы көннәр язга авышканда,
Баек авылын күмеп нурларга.
Нәни генә кызчык, аваз сала җиргә
Сәлам биреп барлык җиһанга.
Исеменә күрә, җисеме дә диләр,
Матур кызның исеме Шәмсия!
Алга китеп әйтим, сабый гади түгел,
Күктән иңгән талантка ия!
Бала чактан сизә, күңел түрләреннән
Тезелеп чыга шигъри тәлгәшләр.
Болын чәчәкләре, кошлар һәм чишмәләр,
Барысы да аңа сердәшләр.
Матурлыкны күреп, сөю-моңга төреп
Мәхәббәтне җырга салучы.
Шигырьләре аша, күпләребез өчен,
Кыйблабызга юл күрсәтүче.
Нәфис иңнәрендә, ятимлекне күреп
Татыган ул язмыш камчысын.
Сөеп һәм сөелеп яшәрдәй чагында
Баланнарның йоккан ачысы.
Бирешмичә җилгә, назың чәчеп җиргә
Гашыйк иттең барлык җиһанны.
Тиң булып кояшка, син сүндерми яшә,
Шәмдәлеңдә янган шәмнәрне!
Сөйкемле һәм сабыр, кабатланмас ХАНЫМ,
Милләтнең сез сафлык үрнәге!
Иҗатка җан атып, бәхетле яшәүләр,
Сөекле халкыңның теләге!
Илсөяр Салахова.
Нет комментариев