Якташ җырчыбыз Раил Гиззатуллин һәм Казан артистлары Иске Иштирәк клубын гөрләттеләр
Тамаша-концерт.
Күптән түгел Иске Иштирәк мәдәният йортында бик күп халыкара конкурслар лауреаты, якташ җырчыбыз Раил Гиззатуллин һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының халык артистлары катнашында “Үтә икән” дип исемләнгән концерт-тамаша узды.
Билгеле булганча, безнең Раил хәзер Казан шәһәрендә. Казанда яшәп, иҗат итә, концертлар үткәрә.
“Ра-Урра” антреприза театры төркеме белән Татарстан районнарына да чыгалар. “Үтә икән” концерт программасы белән беренче тапкыр Лениногорск районына – Иске Иштирәк авылына да килделәр.
- Узган елның октябрь аенда Иске Иштирәккә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары белән спектакль белән кайткан идек. Шунда без аларга яңа программа турында хәбәр иткән идек, ул программа белән килеп чыгарбыз дип сөйләшкән идек. Иске Иштирәктән чакыру алгач, тиз генә җыенып кайттык һәм концерт-тамашаны тәкъдим иттек, - дип сөйли Раил Гиззатуллин.
“Ра-Урра” антреприза театры төркеме белән алар Казан, Кукмара якларында булганнар. Ә бу программа әле яңа икән. Лениногорскиның башка авыллары да мондый тамашаны күрә алырмы дигән сорауга, Раил быелга концерт-тамаша сезоннары тиздән ябыла диде. “Көзгә таба районыбыз авылларында куярбыз дип планлаштырдык”, - диде.
“Ра-Урра” антреприза театры составында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының халык артистлары: Алия-Фәнис Кәлимуллиннар, Илфат Камалиев, Энҗе Камалиева.
Иске Иштирәк мәдәният йортында “Үтә икән” концерт-тамашасы кызыклы, күңелле итеп узган. Артистлар тамаша да күрсәткән, әлбәттә, матур, моңлы җырлар да яңгыраган.
Гармунда – Зәй-Каратай мәдәният йортыннан оста баянчы Рөстәм Идиятов булган.
Шулай итеп, Раил Гиззатуллин кайчандыр үзе эшләп алган Иске Иштирәк мәдәният йортында якташлары белән күреште, командасы белән авыл халкына ял кичәсе ясады.
фотолар: Иске Иштирәк мәдәният йорты


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев