Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Тал кайрысы - табигый аспирин

Урта Азиядә эссе суккан кешене тал яфраклары белән төреп куя торган булганнар.

Тал кайрысын иртә язда, бөреләр ачылганчы җыялар. Аны агачның кәүсәсеннән түгел, ботаклардан гына салдырып җыярга кирәк. 

Ак тал кайрысының төп актив матдәсе — салицин. Ул организмда салицил кислотасына әйләнә. Тал кайрысы хәзерге аспиринның табигый аналогы булып санала.

Борынгылар ак тал кайрысын авыртуны басу, бизгәкне дәвалау, температураны төшерү һәм ялкынсынуны киметү өчен кулланган.

Ак тал кайрысы баш, мускул, буын авыртуларын басарга сәләтле.
Артрит, ревматизм белән авырганда хәлне җиңеләйтә.
Ак тал кайрысының кайнар төнәтмәсе температураны төшерә, тизрәк савыгырга булыша. Эчәклек, авыз эче, казналыктагы ялкынсынуларны баса.
Йөрәк-кан тамырлары өчен файдалы, гипертония белән интеккәннәргә тәкъдим ителә.  
Антиоксидант үзлекләре билгеле.
Иммунитетны көчәйтә.  

Артрит һәм остеоартрозлар вакытында тал кайрысыннан буыннарга компресс куялар һәм төнәтмәсен эчәләр.  
Тал кайрысының мигреньне – түзә алмаслык баш авыртуын баса алуы билгеле. Кайнар төнәтмәсе баш авыртуын бик тиз бетерә. 
Салкын тигәндә халык имчеләре тал кайрысын төнәтеп эчергән. 
Тире авырулары: экзема, дерматит, псориаз булганда да тал кайрысының төнәтмәсе белән юыну файдалы.  
Тал кайрысы төнәтмәсе тынычландыра, неврозларны дәвалаганда шифа бирә.

 

«Сөембикә»

https://atnya-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев