Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Данил Садриев – Россия Кубогы җиңүчесе

2022 нче елгы Олимпия уеннарында көмеш призга ия булган Лениногорск трамплинчысы Данил Садриев җиңү эстафетасын дәвам итә.

Моннан берничә көн элек ул Россия Кубогында иң югары нәтиҗәләрне күрсәтте.

Унике этаптан торган Россия Кубогы ярышларының  соңгы этабы Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә узды.  “Крокус –сити” концерт залында фаҗига булу сәбәпле, бәйге тамашачы һәм җанатарлардан башка гына узды.

Хатын-кызлар һәм ир-егетләр К-120 трамплинында ярыштылар. Кубокның азаккы этабында бик югары күрсәткечләргә ирешкән лидерлар гына булуы көндәшлекне дә югары дәрәҗәгә күтәрде.  Алар арасында  иң көчле спортчылар халыкара ярышларда призлы урынны алган, Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңгән һәп призер булган трамплинчылар бар иде.

Ир-егетләр арасында төп көрәш Евгений Климов, Данил Садриев, Михаил Назаров һәм Роман Трофимов арасында булды.

Ике омтылыш суммасы буенча беренче урынны 2022 нче елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, Андрей Звягинцев исемендәге Лениногорск “Олимпия резервлары” мәктәбендә тәрбияләнгән якташыбыз Данил Садриев яулап алды.

Данил, шулай ук, К-90 трамплинында беренче омтылышта  иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Әмма трамплинчыны комбинезон параметрлары, гомуми кабул ителгән кагыйдәләргә туры килмәгән өчен, дисквалификацияләделәр. Калган ике омтылышта ул иң югары - 266,9 балл җыйган спортчы булды.

 

фото: Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев