Якташыбыз Людмила Аланлы Әлмәт язучылары белән берлектә Чирмешәндә балалар белән очрашты
Җылы очрашу.
Әлмәт язучылары Рәмзия Габделхакова, Людмила Аланлы һәм Равил Сабыр Чирмешән районы Әмир авылы мәдәният йортында «Ура, авылга!» проекты буенча оештырылган милли аланда (лагерьда) булып, балалар белән аралашып кайттылар. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.
Очрашуны авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова алып барды. Ул укучыларны кунакка килгән язучылар белән кыскача таныштыргач, сүзне әдипләрнең үзләренә бирде. Алар мәктәп елларын искә төшерделәр, кечкенә чакта шулай ук зур язучы абый-апалары белән очрашулары турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар, табышмак әйтешү уенын оештырдылар, татар телендәге иң озын сүзне эзләделәр (очраштыргалаштыргалаганнардыр), ә Людмила Аланлы үзенең дәртле җырларын башкарды.
Моңардан тыш язучылар күпсанлы сорауларга җавап бирделәр.Әлмәт язучылары Әмир авылы китапханәсенә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» нәшрияты чыгарган китапларны, үзләренең җыентыкларын һәм шәхси китапханәләреннән алып килгән басмаларны бүләк иттеләр.
фото: ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев