«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Яңа ел төнендә күрсәтәсе җырлы тамашаны төшерде.
Әлеге проектта Федотовка авылында туып-үскән талантлы якташыбыз, бүген Әлмәттә яшәүче шагыйрә, үзешчән композитор, җырчы Людмила Аланлы катнашты. Шатлыклы хәбәрен Людмила үзе редакциягә хәбәр итте.
Ул телевизион тамашада Рәмзия Габделхакова сүзләренә язган "Дусларыма" исемле җырны башкарган. Шулай ук үзенең «Карлар булып» дигән шигырен дә укыган.
- Яңа ел киче тамашасында – Новогодний огонекта курсташым Илнур Ганиев һәм Радик Әхмәтшин белән катнаштык. Аларның икесе дә баянчы. Илнур белән Казан дәүләт педагогика университетының (хәзерге КФУ) музыка факультетында укыдык, ә Радик белән Лениногорск педагогия училищесында белем алдык , - ди Людмила.
Әлеге проектта күренекле “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә уйнаучы артистлар белән күрешеп, истәлеккә фотолар да ясаганнар. “Җырчы Илгиз Шәйхразиев, Әлмәндәр ролен башкаручы Рамил Төхфәтуллин, Сөмбел Йосыпова, Әҗәл ролен башкаручы Эмиль Талипов, Әлмәндәр улы Искндәрне уйнаучы Олег Фазылҗан якыннан күреп, алар белән аралашу күңелемә рәхәт мизгелләр бүләк итте”, - ди.
ТНВ телеканалының яңа ел тамашасында Людмила Аланлының беренче тапкыр гына төшүе түгел. Моннан өч ел элек ул хыялын чынга ашырган иде. Узган елда да тамашада төшеп кайтты.
Димәк, 31 декабрь кичендә Яңа гасыр телеканалында Людмиланы күрә алачакбыз.
фотолар: Л.Аланлыдан
Нет комментариев