Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Людмила Аланлы ТНВ каналында Яңа ел мюзиклында төшкән

“Яңа гасыр” телеканалы үз тамашачыларына һәр елны Яңа ел программасы күрсәтә.

 Быелгы Яңа ел төнендәге тапшыруда  “зәңгәр экраннар” аша якташыбыз, җырчы, шагыйрә Людмила Аланлыны күрәчәкбез.

Шушы көннәрдә ул Казанга барып, ТНВ каналында төшерелүче мюзиклда катнашты. Людмила анда “Бәхетле кеше” җырын башкарган (җырның сүзләре – Рәмзия Габделхакова, көе – үзенеке).

Людмиланың җырына аның дусты, курсташы, профессиональ баянчы Илнур Ганиев баянда уйнаган.

“Яңа ел бәйрәм чарасында катнашырга чакыргач, мин бик теләп риза булдым. Беләсезме, ул минем балачак хыялым иде бит!” – дип сөйли Людмила шатлыгын безнең белән бүлешеп.

Ул балачактан шундый могҗизалы Яңа ел чараларында катнашу хыялы белән яшәгән. “Әби-бабай белән үскәнлектән, алар гел ТНВ каналын карый иде, андагы музыкаль тапшырулардагы җырчыларны да белә идем. Без бәләкәй чакта да Яңа ел “огонек”лары күрсәтәләр иде бит. Кызыклы, могҗизалы итеп күренә иде ул тамаша-концертлар. Хәтта нишләп бу җырчылар Яңа ел кичендә җырлап торалар икән, өйләрендә каршыламыйлар микән Яңа елны дип уйлап, аптыраган чакларым да булды. Алар шушы мизгелдә эшлиләр сыман тоела иде миңа. Алдан төшерәләр дип уйламыйсың бит инде. Күңелем белән үземнең дә шунда буласы килә, матур концерт-тамашада катнашасым килә иде. Хыялым чынга ашты”, - ди Людмила.

Әлбәттә, телевидениегә төшәсе булгач, ул матур күлмәк кигән. Озын чәчен үреп барган, ә төшерү студиясендә махсус чәчтараш прическа ясап куйган.

Димәк, Людмила Аланлы белән 31 декабрь төнендә ТНВ каналында “күрешәчәкбез”.

Розалия Мостафина

Фото: Л. Аланлы тарафыннан тәкъдим ителде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев