Якташыбыз, Воткинск шәһәрендә яшәүче Гөлфия Исхакованың яңа китабы чыккан
Талантлы якташыбыз.
Гөлфия Исхакова – ул безнең якташыбыз. Хәзерге вакытта Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итә, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты да әле ул.
Үзе Әлмәт районының Сабанчы авылында туса да, балачагы Мөэмин-Каратайда уза.
“Балачагым шушы авылда үткәнгә, елдан-ел ныграк сагынам, сагынып, ашкынып туган ягыма кайтам. Лениногорск, Әлмәт якларында туганнарым күп. Кайткач, якташларым, авылдашларым белән очрашам”, - диде Гөлфия Исхакова очрашу барышында.
Әтисе үлгәндә, Гөлфия апа 1 яшь 8 айлык булып кала. “Әти авылда яңа йорт салган. Йортны төзеп бетергәч, әтинең тамак төбендә яман шеш килеп чыккан һәм озак та тормый мәңгелеккә китеп барган. Тик ул йортта безгә дә яшәргә туры килмәде. Авылда янгын чыгып, ярты авыл янып бетте, шул исәптән безнең өр-яңа йорт та. Янгыннан зыян күргәннәргә кисәргә урман биргәч, әни ике абый (берсенә – 9, ә икенчесенә 11 яшь) белән урман кисеп, йортны үзе җиткереп чыкты”, - дип сөйләгән иде ул очрашу вакытында.
Гөлфия апа белән ире белән ике кыз үстергәннәр. Икесенә дә югары белем биргәннәр. Бүгенге көндә ике кызлары да гаиләләре белән гомер итә.
Күптән түгел Гөлфия Исхакованың “Туган якка сәламем” дигән җырлар китабы дөнья күргән.
Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.
“Ижау типографиясендә ноталары белән жыр китабы бастырдым. Анда үземнең көйләр белэн бергә Людмила Аланлы, Зиннур Сафиуллин, Рамиль Гыйләҗетдинов, Равиль Кашапов, Илтөзәр Җамалиев, Эльмира Гыйльфанова, авылдашым Хажиморат Әхмәтшин һәм башкаларның көйләре дә бар”, - дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев