Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа Иштирәк авылы балалары җәйне күңелле үткәрә (+фотолар)

Алар өчен чаралар уздыралар.

“Татарстанда җәй” проекты бара. Шәһәрдә генә түгел, авылларыбызда да балалар өчен төрле кызыклы чаралар уздырыла. 
Күптән түгел Яңа Иштирәк мәдәният йорты  “Миңа күк йөзен яса” –  «Нарисуй мне небо” дигән кызыклы чара үткәргән. Бу хакта мәдәният йорты социаль челтәрдә хәбәр итә.

Мәдәният йорты каршында күңелле музыка кабызып, балалар төсле акбурлар белән үзләренең хыялларын һәм тыныч күк йөзен ясаганнар. 

Аннан соң велосипедта да узышып алганнар. 

Шулай ук кызлар һәм малайлар өчен конкурслар үткәрелгән. Соңыннан исә һәрберсе татлы призлы һәм бүләкле булган. Бүләк кенә түгел, шәп кәеф тә алганнар.Иң мөһиме – балалар өчен күңелле уеннар булу, бер-берең белән аралашу. 

Яңа Иштирәк мәдәният йорты катнашучы балаларга рәхмәт әйтә һәм тагын да күбрәк булып килүләрен тели. 

Алда әле тагын кызыклы чаралар булачак. Яңа Иштирәк мәдәният йорты балаларның җәйге яллары истә калырлык булсын дип чаралар уздыра.

Чираттагысы бүген үк булачак, 14.00 сәгатьтә, “Киносиеста”.

 

фотолар: СДК Яңа Иштирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев