Яңа Сережкино мәдәният йорты директоры «Мәхәллә» республика конкурсында җиңү яулады
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа Сережкино мәдәният йорты директоры «Мәхәллә» республика конкурсында җиңү яулады

Лаеклы җиңү.

Яңа Сережкино авыл мәдәният йорты директоры Александр Ванюков муниципаль берәмлекләрнең мәдәни-ял итү учреждениеләре базасында гамәлгә ашырыла торган «Мәхәллә” «иҗат киңлекләренең иң яхшы практикалары» республика конкурсында җиңүче булды.

Александр Николаевич озак еллар мәдәният өлкәсендә эшли, халык традицияләрен һәм һөнәрләрен саклауга һәм үстерүгә күп көч куя. Шундый зур җиңү – тулысынча лаеклы!

"Беренче тапкыр катнаштык һәм шунда ук җиңдек, — ди район мәдәният йорты директоры Светлана Илюхина.- Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, «Таткультресурсцентр» (дәүләт бюджет учреждениесенә) грант ярдәме өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез”.

Откан грант акчалары мастер-класслар үткәрүгә, балаларны агачтан уеп ясарга өйрәтүгә — традицион һөнәрләрне саклауга һәм тәҗрибәне өлкән буыннан үсеп килүче буынга тапшыруга юнәлдереләчәк. Бүләккә Александр Ванюков ноутбук алды.

  • Бүләкләү тантанасы Татарстанның мәдәни-ял итү учреждениеләре директорлары һәм белгечләренең республика съезды вакытында узды. Чара Казанда үтте.

 

 


Нет комментариев