Яңа түләү кертергә җыеналар: 50 ел бергә яшәүчеләргә - 100 мең
Озак еллар бергә яшәгән гаиләләргә дәүләттән акчалата бүләк бирергә мөмкиннәр.
Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш (ЛДПР) күпьеллык никахлар өчен федераль түләүләр кертергә тәкъдим иткән.
Инициатива буенча, гаилә корып 5 ел яшәгән парларга — 5 мең сум, 10 елга — 10 мең сум түләү карала. Алга таба да сумма һәр 5 ел саен артачак.
Иң зур түләүләр озын гомерле никахлар өчен тәкъдим ителә:
50 ел — 100 мең сум
55 ел — 120 мең сум
60 ел — 150 мең сум
65 ел — 200 мең сум
70 ел — 250 мең сум
Депутат фикеренчә, озак еллар бергә яшәгән гаиләләр — яшьләр өчен үрнәк, ә дәүләт ярдәме гаилә кыйммәтләрен ныгытырга тиеш.
Каплан Панеш сүзләренчә, Россиянең күп кенә төбәкләрендә мондый практика инде бар. Росстат мәгълүматлары буенча, илдә алтын туйларын билгеләп үткән якынча 1,5 миллион пар яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев