Янгын куркынычы зур булу сәбәпле, Лениногорск урманнарына керүне чикләделәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын куркынычы зур булу сәбәпле, Лениногорск урманнарына керүне чикләделәр

Министрлар Кабинеты карары нигезендә

Янгын куркынычы зур булу сәбәпле, өч атнага Татарстан урманнарына керү чикләнелә. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республиканың барлык урманнарында – 31 урманчылыкта, шул исәптән Лениногорск районы урманнарына да  чикләү кертелгән.

Чикләү чаралары дәүләт хакимияте органнары, махсус оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый. Алар янгыннарны кисәтү-сүндерү эшләрендә катнашачак.


Нет комментариев