Ярославль өлкәсендә БПЛА һөҗүмендә бала һәлак булган, ә аның әти-әнисе авыр җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә төбәк башлыгы Михаил Евраев.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Кызганычка, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Һөҗүм вакытында Ярославль районындагы шәхси торак йортларның берсендә булган бала һәлак булган. Аның әти-әнисе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Күрше йортта яшәүче хатын да зыян күргән. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип язган ул МАХ мессенджерынжа.
Һөҗүм вакытында шулай ук берничә торак йорт һәм сәүдә объектына зыян килгән. Өлкә территориясендә барлыгы 30 дан артык пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
Нет комментариев