Яшьнәп торган күңелле чак: Лениногорскида Яшьләр көне ничек узды?
Яшьләрнеке яшьләрчә шул, әнә үзәк мәйданда яшьләр көненә карата узган чарада бию мәйданчыкларында яшьләр “кыздырды” гына. Бер-ике олырак апа алар янына басып караган иде, яшьләр ритмына иярә алмадылар.
Лениногорскида күңелле итеп Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Ул Чыгарылыш кичәсе белән бер көнне узды. Яңгыр явып торса да, күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Робототехника буенча, маскировка челтәре үрү буенча мастер-класслар, спорт мәйданчыгы, хип-хоп һәм зумбага өйрәтүче бию мәйданчыклары, аквагрим, иҗади мәйдайнчыклар һәм башка күңелле зоналар эшләде.
«Своих не бросаем» волонтер төркеме ул көнне маскировка челтәрләре үрергә өйрәтте. Әлеге төркем берничә елдан бирле СВОга ярдәм итү белән шөгыльләнә һәм алар челтәр үрү буенча да остардылар, тәҗрибәләре бар. Волонтер Татьяна Осипова әйтүенчә, аларның бинасына еш кына яшьләр, яшүсмерләр килеп тора. Шулай ук Балалар иҗат йортында да балаларны әлеге эшкә өйрәтәләр. Ул көнне мастер-классның беренче сәгатьләрендә үк бик күп лениногорскилылар өйрәнергә теләк белдерде.
Яшьләр көненең беренче өлеше шулай мәйданчыклар, мастер-класслар белән үтте.
Икенче өлеше исә кичке алтыда башланды. Шәһәрдәге иҗтимагый тормышта актив катнашканнары һәм яшьләр сәясәтендә күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен 20 яшь лениногорскилыга район башлыгының стипендиясе тапшырылды.
Шулай ук Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, “Высота” яшьләр үзәге дә Дипломнар, Рәхмәт хатларын актив яшьләргә тапшырдылар. Кыскасы, бүләкләүләр күп булды.
Лениногорск политехник колледжы директорының тәрбия буенча советнигы Зилә Мөдәрисова яшьләр үзәгеннән Дипломга ия булды.
“Һәркем яшь булып калсын иде. Яшьлек бик матур чор. Без дә менә яшьләрдән артта калмыйбыз. Көндез колледж коллективы белән трейлда катнаштык, 3 километрга йөгердек. Кич белән монда- бәйрәм чарасына килдек. Политехник колледжга узган ел бик талантлы яшьләр килде. Гармун уйнаучы егетләребез дә бар. Студент тормышы күңелле уза. Төрле чараларга чакырып торалар. Укуны да калдырасыбыз килми, шул ук вакытта чараларда катнашу да студентларга ышаныч өсти, талантлар ачыла, аралашу күнекмәләренә ия булалар. Студентларыбыздан, мәсәлән, Степан Алаев колледжга укырга килгәч ачылдым, үз эчемә бикләнгән идем, ди. Ул әйбәт укый, актив егет. Арслан Хисамовны да билгеләп үтәсем килә. “Беркут” оешмасында тора, актив студент. 1нче курс студенты Эльмира Михалькова – төп ярдәмчем. Аның белән барлык эшләрне эшләп була. Быел Ватанны саклаучылар елы булганлыктан, патриотик чараларда күп катнашабыз”, - ди Зилә.
Яшьләр көне фестивале Казаннан килгән «Австралия» һәм «Мингазов» кавер-төркемнәренең матур чыгышлары белән тәмамланды. Ә диджей Джим тамашачыларга энергияле музыкалар бүләк итте.
Лениногорск районында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 19 мең яшь кеше яши.
Белешмә
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты 2025 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектның максаты – Россия гражданнарының патриотик карашлы, югары әхлаклы һәм җаваплы, Россиянең суверенитетын, конкурентлык сәләтен һәм алга таба үсешен тәэмин итәргә сәләтле буынын формалаштыру һәм үстерү.
фотолар: «Высота» яшьләр үзәгеннән

.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев