Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Яулык чит күзләрдән дә саклый: Лениногорскида хатын-кыз яулыгы тарихы буенча чара узды

Мәдәният сараенда ак яулыклы апалкарны, мөслимәләрне күрү – матур күренеш иде.

Чарага килүчеләр, ә алар арасында олы яшьтәгеләр дә, урта яшьтәгеләр һәм мәктәп укучылары да бар иде,  ислам мәдәниятендә хатын-кыз яулыгының тарихын, аның ничек итеп иман, дәрәҗә һәм стиль символына әверелүен белделәр. Гореф-гадәт буенча  безнең әбиләребез, әниләребез яулыктан йөргәннәр.

Россиядә яулыклар XVI-XVII гасырда ук барлыкка килгән. Ул чагында ул «канаватка» дип аталган.

Чараны алып баручы  яулык башны каплап кына калмый, ә  билгеле бер мәдәни  традициягә ышану, статус  билгесе булып та хезмәт итүен әйтте. Яулыкта буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрнең тирән тамырлары чагыла.

“Ихлас” мәчетеннән килгән Гомәр хәзрәт Ислам динендә хатын-кыз урамга чыкканда аның йөз, кул, аяк йөзләреннән башка бөтен тән әгъзалары, каплаган булырга тиеш һәм шул ук вакытта ул күзгә бик бәрелеп тормаска тиеш икәнлеген әйтте.
Чара барышында  мөнәҗәтләр башкарылды, яулык турында шигырьләр укылды,  татарларда яулык сүзе  кергән халык җырларын да атап киттеләр.

Зәй-Каратай авылыннан, Сугышлы авылыннан, Тимәш авылыннан килүче апалар мөнәҗәт башкарды. 

Залда утыручылар өчен викторина үткәрелде. Сорауларны “Ихлас” мәчете каршында эшләүче “Мөслимә” клубы җитәкчесе Ләйлә ханым яңгыратты. Дөрес җавап бирүчеләргә истәлекле бүләк тапшырылды.

Катнашучылар яулыкларның төрле стильләре һәм типлары, аларның иҗтимагый һәм дини әһәмияте, шулай ук киеп йөрү традицияләре турында мәгълүмат алдылар.

Чарага килүчеләргә  яулык ябуның  төрле ысулларын күрсәттеләр: көндәлек бәйли торган, сәхнә стилендәге яулыклар, дини мәҗлесләрдә яба торган яулыклар.

Чара заманча татар бренды коллекциясен күрсәтү белән тәмамланды. Фойеда шулай ук яулык бәйләү буенча мастер-класс узды, “Мөслимә” клубыннан Фәния ханым уздырды.

Тарихны һәм традицияләрне саклаучы, кадерләүче, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм заманнар бәйләнеше хисе бүләк итүче чара иде.

 

Розалия Мостафина фотолары

фотолар түбәндә, Галерея бүлегендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев