Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Игътибар: Лениногорскида Чайковский-Тукай урамнары чатында шушы көннәрдә светофор эшли башлаячак

Әлеге урында юл-транспорт һәлакәтләре күбәйгән.

Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, Чайковский-Тукай урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтләре арту сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия әлеге киселештә светофор урнаштыру турында карар кабул иткән.

Шәһәр һәм район хезмәтләре тарафыннан урнаштыру буенча барлык кирәкле чаралар үткәрелгән.

Светофор  шушы көннәрдә эшли башлаячак. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр юлның бу өлешендә игътибарлы һәм уяу булсыннар иде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев