Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Ике балалы гаиләләр 1,5 елга ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак

Дәүләт Думасы икенче һәм аннан соңгы балалары туган яки уллыкка алган гаиләләргә ипотека каникуллары алу хокукы бирүче законны икенче һәм өченче укылышларда кабул итте.

Үзгәрешләр «Куллану кредиты турында»гы законга кертелде, дип хәбәр итә ТАСС.

Документ Россия Президенты кушуы буенча әзерләнгән һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Закон нигезендә, ипотека түләүчеләр банкка ипотека түләүләрен туктатып тору яки түләүләрнең күләмен киметү таләбе белән мөрәҗәгать итә алачак.

Икенче һәм аннан соңгы бала туган яки уллыкка алынган гаиләләр өчен ташламалы чорның максималь дәвамлылыгы 18 айга кадәр тәшкил итәчәк, әмма балага яшь ярым тулганчы гына. Әлеге мөмкинлектән ипотека килешүе чорында бер тапкыр файдаланырга мөмкин булачак.

Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Ул бу көнгә кадәр рәсмиләштерелгән ипотека килешүләренә дә кагылачак.

 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев