Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ике лениногорскилы II Халыкара төзелеш чемпионатында алтын медаль алдылар

Халыкара төзелеш чемпионаты – промышленность төзелеше өлкәсендә дөньяда иң зур вакыйга.


Турнир 5-8 октябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Анда 20 илдән 1 меңгә якын профессиональ төзүче катнашты, өч көн дәвамында 20 номинация буенча ярыштылар.

Татарстан җыелма командасы Чемпионатның җиңүчесе булды. Әлеге команда составында безнең Лениногорск политехник колледж студентлары: Данил Баландин һәм Никита Советкин бар иде. Алар «КИП и А җиһазларын монтажлау» номинациясендә җиңү яуладылар.

Фото: ЛПК

 

  • Беренче чемпионат Сочи шәһәренең “Сириус” фән һәм сәнгать паркында узган булса, быелгы чараның мәйданчыгы итеп Казанда урнашкан “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге сайланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X