Һөнәри осталык конкурсы.
Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14 нче номерлы татар гимназиясе базасында педагогик хезмәткәрләрнең - «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зональ этабы узды.
Конкурс кысаларында конкурсантлар дәрес күрсәттеләр, үз – үзләренә анализ ясадылар һәм хезмәттәшләре өчен мастер-класс күрсәттеләр. Лениногорск муниципаль районы данын 7 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гимаева Роза Сәйфулла кызы яклады.
Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.
Укытучыны һөнәри конкурска әзерләүдә ярдәм иткән хезмәттәшләренә рәхмәт белдерәләр.
фото: мәктәп сайтыннан
Нет комментариев