Иске Иштирәк балалар бакчасы нәниләре китапханәгә экскурсиягә барды
Китап иленә сәяхәт ясадылар.
Иске Иштирәк авылы балалар бакчасы нәниләре тәрбияче Тәнзилә Тәхаува белән берлектә авыл китапханәсенә килделәр. Монда аларны китапханәче Светлана Шакирова каршы алды һәм китап дөньясына алып кереп китте.
Балаларга төрле әкиятләрдән өзекләр укып, аларның кайсы әкияттән икәнен әйтергә кушылды. Алар моңа тиз җаваплар бирделәр.
Китапханәче өйдә әти-әниләр бергә укый торган китаплар белән таныштырды. Аннары китапханәдә киштәләрдә урнашкан китапларны күрсәтте. Шулай ук балалар китапханәгә ничек язылырга икәнен дә белделәр. Шулхәтле күп китапларның саклануы аларга тагын да кызыклы булды.
Нәниләргә китап илендә ошаган, тагын монда килик дип тәрбияче апаларына әйткәннәр.
Фотолар: китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев