Иске Иштирәк балалары китапханәче белән мәрхәмәтлелек турында фикер алыштылар
“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы -2023” акциясе кысаларында Иске Иштирәк китапханәсе “Мәрхәмәтлелек дәресе” уздырды.
Бу хакта китапханәче Светлана Шакирова хәбәр итә.
“Әлеге акция балалар шәфкатьлелек хисе тәрбияләү, алар күбрәк яхшылыклар кылсыннар дигән максат белән үткәрелә”, - ди ул.
Башлангыч сыйныф укучылары белән уздырган дәрестә алар әдәплелек, шәфкать-рәхимлелек турында фикер алышканнар, мисаллар китергәннәр.
“Бу җирдә яхшылыкмы әллә начарлык күбрәкме, дигән традицион сорауга да җавап бирергә тырыштылар. Балалар фикеренчә, бүгенге заманда начарлык җитәрлек, әмма яхшылык барыбер күбрәк”, - ди Светлана Шакирова.
Балалар белән төсле кәгазьдән “Чәчәкләр аланы” ясаганнар. Чәчәк таҗларына шәфкатьле сүзләр язганнар.
Фото: Светлана Шакирова
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев