Белем көнендә экологик конкурсның нәтиҗәләре буенча мәктәпкә бүләкләр тапшырылды. 1нче сентябрьдә Белем көненә кунак булып килгән “Татнефть” вәкиле Р.Сәлимгәрәев Дипломнарны һәм акчалата бүләкләрне тапшырды.
“Татнефть”нең гомум белем бирү учреждениеләре арасында үткәргән экологик конкурста Иске Иштирәк мәктәбе “Пластик җыю буенча иң яхшы белем бирү учреждениесе” номинациясендә икенче урын алган.
“Б / у шиналар җыю буенча иң яхшы белем бирү учреждениесе” номинациясендә шулай ук – икенче урында.
5,6, 7нче класслар “Автомобиль шиналары җыю буенча лидер-класс”, “Пластик җыю буенча лидер-класс” номинацияләрендә - җиңүче.
“Пластик җыю һәм б/у автомобиль шиналары җыю буенча лидер” номинацияләрендә җиңүче Дипломы белән Хасаншин Роберт – 5нче сыйныф, Хайруллин Ришат – 7нче сыйныф, Гирфанов Алмаз - 9нчы сыйныфтан бүләкләнделәр.
Иске Иштирәк мәктәбе шундый тырыш укучылары белән горурлана, мәктәп тормышында актив катнашучы әти-әниләргә рәхмәтен дә җиткерә.
фотолар: мәктәптән


Нет комментариев