Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбе көзге моңсулыкны «Көзге бал» белән ямьләде

Көз айлары да үзенчә матур.

19 октябрь көнне Иске Иштирәк мәктәбендә барысы да яраткан, көтеп алган «Көзге бал» бәйрәме үтте. Бәйрәмне биология укытучысы Галәветдинова Р. К., педагог оештыручы Гирфанова Р. С. әзерләделәр, дип хәбәр итә мәктәп сайты.

Көзге бал бәйрәме барышында барлык класслар катнашкан. Алар төрле уеннар уйнаганнар, командалар белән ярышкан. Табышмакларга җаваплар эзләгәннәр. Көз темасына җырлар да яңгыраган. 

Соңыннан актив катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнгән.

Оста куллы укучылар көзге материаллардан кул эшләнмәләре ясап алып килгән, күргәзмәгә куйганнар.

 

фото: https://vk.com/id611073035

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев