Иске Иштирәк мәктәбе укучылары авыл хуҗалыгы предприятиесе белән танышырга барганнар
Эшче һөнәренә кызыксыну .
Авыл мәктәпләрендәге укучыларны яшьтән үк эшче һөнәр ияләре белән кызыксындыру мөһим. Бишрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсе эшче кадрларга мохтаҗлык кичергәндә.
Әнә шушы максатларны күздә тотып, Иске Иштирәк мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары укытучы – Рушания Галәветдинова белән берлектә «Август-Лениногорск» агрофирмасының «Ялтау» бүлекчәсенә бардылар.
Монда алар 400 башка исәпләнгән «карусель» тибындагы савым залы урнаштырылган фермада булдылар. Аграр предприятие белгечләре ферма буенча барысын да күрсәтеп, таныштырып йөрделәр.
Укучылар яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә продукция җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешеп булуын күрделәр.
Аннары укучыларны аграр хуҗалыкның административ корпусында чәйләр эчерделәр, истәлекле бүләкләр дә тапшырганнар. Укучыларга барысы да бик ошаган.
фотолар: Иске Иштирәк мәктәбенең ВКонтакте челтәреннән



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев