Иске Иштирәк мәктәбе укучылары көзге кросста җиңү яулады
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбе укучылары көзге кросста җиңү яулады

Район мәктәпләре ярышты.

Күптән түгел район мәктәпләре арасында укучылар катнашында көзге кросс узды. 

Иске Иштирәк мәктәбенең  5-9 нчы сыйныф укучылары командасына кросс уңышлар китерде. Укучылар  үз яшь категориясендә беренчелекне яуладылар.

Шәхси зачетта 9 сыйныф укучысы Шәрифуллин Ильмир һәм 9 сыйныф укучысы Мортазина Рузилә призер булды.

Ярышларда катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен – Гамир  Хәкимовны котлыйбыз, дип яза Иске Иштирәк мәктәбе

 

фото: мәктәптән


Нет комментариев