Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар» отряды балалар бакчасына килде

Иске Иштирәк мәктәбендә мәктәп урманчылыгы күптән эшләп килә.

Мәктәп урманчылыгы зур эш башкара, экологияне саклауга зур өлеш кертәләр.

Иске Иштирәкнең «Яшь урманчылар» отряды агитация үткәрү максаты белән Иске Иштирәк балалар бакчасына килделәр.

Кызлар һәм малайлар нәниләргә урман, аның әһәмияте турында сөйләделәр. Шуннан соң урман хайваннары турында кечкенәләргә табышмаклар әйттеләр, алар җавапларын белделәр.

Нәниләр белән урманда нәрсә эшләргә ярамый темасына әңгәмә үткәрделәр. Шунысы да бар: Иске Иштирәк балалар бакчасы нәниләре бакча территориясендә урнашкан дендро-бакча белән таныш. Алар да яшеллек, тирә-юньне саклауга өлеш кертә.

Мәктәпнең «Яшь урманчылар» отряды агач утырту буенча мастер-класс күрсәтте, кечкенәләр дә бу эштә үзләрен сынап карады. Агачлар зур булып үссеннәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев