Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбенең “Яшь урманчылар”ы натуралистлар слетыннан кайтты

Уңышлар да бар, дип хәбәр итәләр мәктәптән.

Иске Иштирәк мәктәбенең “Яшь урманчылар” түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар җитәкчеләре Рушания Галәутдинова белән Крутушка поселогында “Байтик” базасында узган Татарстан яшь натуралистлар слетында катнашып кайтты.

Экологияне саклаучы кызлар һәм малайлар республикакүләм яшь натуралистлар слетында катнашырга әзерләнә дип сайтка язган идек.

Мәктәпкә“Русское географическое общество” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы региональ бүлекчәсеннән  слетка чакыру килгән иде. Һәм алар әзерләнеп юлга кузгалдылар. Слет өч көн дәвам итте.

Алар слетның беренче көнендә “Байтикта могҗизалар” квестында катнаштылар. Иҗади номерлар конкурсында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Слетның икенче көне дә тыгыз үтте. Укучылар конкурс эшләрен яклады. “Зәңгәр күл”гә (“голубые озара”) экскурсия ясадылар.
Ә педагоглар һәм мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен семинар узды.

“Тыюлык сукмаклары” конкурсында  Иске Иштирәк мәктәбе укытучысы, “Яшь урманчылар” мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Рушания Галәутдинова «Эколого-познавательная тропа «Удивительное рядом» проекты белән 3нче урын алды.

Иске Иштирәк мәктәбе укучысы Айгизә Галләмова эзләнү эше өчен махсус призга ия булды.

 

фотолар: Р.Галәутдиновадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев