Иске Куак мәктәбе укучылары Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына концерт һәм бүләкләр белән килделәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Куак мәктәбе укучылары Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына концерт һәм бүләкләр белән килделәр

Игелек акциясе

Иске Куак мәктәбе укучылары чираттагы Шәфкатьлелек дәресе кысаларында  Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында концерт куйдылар  һәм бүләкләр тараттылар.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бару – мәктәптә узган масштаблы хәйрия акциясен йомгаклау иде. 

Ата-аналар, укытучылар һәм укучыларның  көче белән ярминкә оештырылды, анда өйдә пешерелгән ризыклар, тәм-томнар һәм кул эшләре сатып алырга мөмкин булды.

Барлык акчалар интернат-йортта яшәүчеләргә бүләкләр сатып алуга тотылды.

Җыелган акчага җылы пледлар сатып алганнар, әлеге пледлар  күңел җылысының бер исмволы булып торачак.

Укучылар Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорттагылар өчен  бәйрәм концерты әзерләгән иделәр. Алар шәфкатьлелек  һәм тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр,  классик һәм халык җырларын башкардылар. 

фотолар: Иске Куак мәктәбеннән


Нет комментариев