Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер мәдәният йортында өстәл теннисы һәм бильярд буенча турнир узды (+ фотолар)

Иске Шөгер клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бильярд һәм өстәл теннисы буенча турнир үтте.

 

Турнир мәдәният йортында ел саен уздырыла. Быелгысы – хәйрия турниры иде, герой солдатларга ярдәм йөзеннән үткәрелде. Турнирның инициаторлары – “Активный вечер” һәвәскәр берләшмә катнашучылары.

Турнирны күзәтергә һәм уңышлар теләргә, Кубокны тапшырырга дип Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов килгән. Катнашучылар саны 30га якын була.

Нәтиҗәдә, өстәл теннисы турниры җиңүчесе – Радик Хөснетдинов. Бу аның икенче җиңүе. 

Бильярд буенча ике җиңүче билгеләнә: Равил Гыймаев һәм Рафик Сафин.
Уен бик кызыклы, мавыктыргыч узган, барысына да ошаган.

Җиңүчеләргә Зөлфия Мирзоева тәмле бәлеш пешергән, соңыннан бергә бәлеш белән сыйланганнар.

Фотолар: https://vk.com/staroshugurovskiysdk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев