Иске Шөгердә мунча һәм сарай янды
22 августта 14 сәгать 08 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә янгын турында хәбәр килә.
Хәбәрдә Иске Шөгер авылында Муса Җәлил урамында мунча һәм сарай януы турында әйтәләр.
Вакыйга булган урынга янгын сүндерүчеләр китә. Алар килгәндә мунча һәм сарайның барлык өлешләрендә янгын күзәтелә, түбә ишелеп төшкән була. Янгынның Муса Җәлил урамындагы 33нче йортка күчү куркынычы да булган.
Янгын сүндерүчеләрне хуҗалар каршы ала. Алар әйтүенчә, мунча һәм сарай эчендә кешеләр юк.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
66нчы янгын сүндерү бүлеге
Фото: Рамия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев