Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Югары Чыршылы авылында Ватан Геройлары хөрмәтенә реставрациядән соң һәйкәл ачылды

Бөек Ватан сугышы һәр йортка кагылмыйча узмаган.

Лениногорск районының Югары Чыршылы халкы шулай ук бу вакыйгадан читтә калмаган. Фронтка 200дән артык кеше киткән. Солдатлар турында якты истәлекләр авыл халкы күңелендә саклана. Алар ел саен 9 майда геройлар стеласы янына җыела һәм исемнәрен барлый.

Быел Җиңү бәйрәме алдыннан һәм киләсе елда булачак Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәйкәл яңартылды. Монда, әлбәттә, “Татнефть” җәмгыятенең өлеше зур.

Мемориал 2007 елда авыл халкы инициативасы буенча барлыкка килгән. Бу эштә шушы авылда туган, соңрак Азнакай муниципаль районы башлыгы булган Әнәс Гатуфович Исхаков зур ярдәм күрсәткән. Шуннан соң 17 ел үткән.

-    Яу кырыннан кайта алмаган авылдашлар турында язылган мәгълүмат  тарихи дәфтәрдә саклана, кайтмаучылар 113 кеше дип исәпләнә, - дип сөйли Түбән Чыршылы авылы башлыгы Нурия Хәйруллина. – Мәрмәр плитәдә һәр сугышчының исеме уеп язылган. Югары Чыршылы зур авыл түгел һәм нигездә, олы кешеләр генә яши. Шулай булса да, ялларга, бәйрәмнәргә балалар, оныклар, оныкчыклар кайта. Без һәйкәл тирәсен бергәләп җыештырабыз, ул – безнең горурлык, - ди Нурия Хәйруллина.

Авыл халкы тырышлыгы белән мәңгелек ут ялкыны януын дәвам итсә дә, вакыт иң нык булган конструкцияләрне дә кызганып тормый. “Татнефть” һәйкәлгә икенче тормыш бүләк итте. Коймаларны буядылар, стелага бара торган баскычларны төзекләндерделәр, геройлар исемнәре язылган плитәләрне күгәрүдән, тутыгудан чистарттылар. Нефть компаниясе өчен тарихи мирасны саклауда бу мөһим адым булып тора.

“Һәйкәлне яңарту, төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр булган иде. Нефтьчеләр ярдәме белән бу эш башкарылды. Алар безгә башка социаль сораулар буена да булышалар”, - дип рәхмәтен җиткерде Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова.

Җиңүнең 80 еллыгы да җитәр һәм бу вакыйга компанияне яңа башлангычларга этәрер. Нефтьчеләр ярдәме белән татарстанлыларга таныш башка тарихи урыннар да яңарып китәр.

Анастасия Петрова

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев