Шәхси белем бирү учреждениесе кадрлар әзерләү үзәгенең Лениногорск филиалы юлдан читтә йөрүче мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләп чыгарды.
Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан имтихан кабул ителде.
Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада эшләделәр.
Практик өлеше карда-сазлыклы җирдә йөри торган техникада узды.
Имтиханнарга заявка биргән 5 курсантның барысы да уңышлы тапшырды.
Курсантлар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы
Нет комментариев