Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Юлтимер авылы мәчетендә балалар өчен мәҗлес узды

Бала күңеле - нечкә

Районыбызның  Юлтимер авылы мәчетендә  пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. туган ае хөрмәтенә багышлап, балалар өчен мәҗлес үткәрелде, дип хәбәр итә «Ислам в Лениногорске» телеграм каналы. 

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетеннән килгән  Габдеразак хәзрәт  балаларга истә калырлык итеп Мәүлед ае, рәсүлебез турында сөйләгән.

Авыл мәчетенең имамы Шәүкәт хәзрәт тә балалар күңеленә үтәрлек итеп, үзенең үгет - нәсихәтләрен җиткергән. 

«Мәҗлесне үткәрүчеләр һәрбер балага күчтәнәч итеп тәм - томнар белән пакетлар тараттылар. Чәй табыны артында бала-чагалар хәзрәтләргә үзенең сорауларын биреп җавап алдылар. Шундый мәҗлесләр кызлар- малайлар күңелләрдә хатирәләр калдыра, пәйгамбәребезгә карата мәхәббәтне арттыра», – дип яза мөхтсибәт.

 

фотолар: https://t.me/islam_v_leninogorske/3615

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев