«Ихлас» мәчетендә район имамнары һәм мәчет аксакаллары белән җыелыш үтте
Дини чаралар буенча
Хәзрәтләр, имамнар фото-видео мәгълүматлардан нинди эшләр, чаралар эшләнгәннәрен карап, узып баручы елга нәтиҗәләр ясадылар.
Җыелышта шулай ук киләсе елга планнар каралды. 2025 елның Рамазан аена бәйле мәсьәләләр билгеләнде. Исегезгә төшерәбез: 2025 елда Рамазан ае 1 мартта башлан.
Авыл халкы өчен вәгазь кичәләре оештыруны булдырырга дигән максат куелды. Рамазан аеннан соң мөфти сайлавына барырга делегатлар билгеләнде.
Районда актив эш алып баручыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелыш чәй табыны һәм дога кылу белән тәмамланды.
Шул ук көнне,актив булган авыл мөслимәләре очрашуы да узды. «Мөслимә» клубы җитәкчесе Ләйлә ханым бу елга нәтиҗә ясап, авырлыклар һәм сынаулар килгәндә рухи тынычлыкны ничек саклап калырга дигән мәсьәләне ачыклады. Мөслим һәм Түбән Камадан килгән мөслимәләр, гаилә елына нәтиҗә ясап, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт һәм балаларга дин белеме бирү турында чыгыш ясадылар. Хәзрәтләр дә мөслимәләргә файдалы дәресләр үткәрделәр.
Чыганак: Лениногорск мөхтәсибәте телеграм-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев