Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Карабаш “Татнефть”нең социаль җаваплылыгында тора

Карабашлылар берничә бәйрәмне билгеләп узды. Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне, поселок көненә багышланган бәйрәм чаралары шатлыгын “Татнефть” һәм район җитәкчелеге уртаклашты.

 

 

Генераль директор урынбасары Азат Ягафаров Карабаш башлыгы Илдар Заляев, Бөгелмә мэры урынбасарлары Фәнис Мөхәмәтов, Ирина Белова, “Татнефть” директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Ильфат Нурсаетов белән берлектә берничә мөһим объектта булдылар.

Торак пунктның тарихы күптәнге, шәһәр тибындагы бистәгә әверелгән көннән алып алты дистә елдан артык вакыт узды. Киләсе елда Карабаш үзенең 65 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бистәнең яңа статусы һәм яңа тормышы Татарстанның бай кара алтын хәзинәләре ачылу нәтиҗәсендә барлыкка килде. 1950 елда биредә нефть һәм төзелеш тармагы предприятиеләре урнаша башлый, өч елдан соң бистә актив төзелә башлый. Бүгенге көндә Карабашта  5 меңгә якын кеше яши һәм эшли.
-    Минем тормыш иптәшем тумышы белән Карабаштан, - ди Азат Ягафаров. – Шәхсән минем өчен поселокка килү эш визиты гына түгел, ә үзенә күрә әһәмиятле вакыйга.

Нефтьчеләрдән яңа ишегалды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Безнең ишегалды" проектын тормышка ашыру «Татнефть» компаниясеннән, ул тормышка ашыра торган  сәясәттән башка мөмкин булмас иде. Карабаш программа кысаларында быел 5 ишегалды төзекләндерелә. Кунаклар шуларның берсе - Спорт, Төзелеш һәм Спорт тыкрыгы урамнары киселешендә урнашкан ишегалды ачылышында катнаштылар.
-    Ишегалды территориясен төзекләндерүне халык күптән көтте, - ди Илдар Заляев. - Әле күптән түгел генә биредә ярым җимерек хәлдәге иске гаражлар һәм сарайлар белән тулган территория иде. Кыска гына вакыт эчендә балалар, ата-аналар, өлкән яшьтәге кешеләр, автомобиль йөртүчеләр өчен уңайлы зоналар барлыкка килде. Яктырткычлар урнаштырылган, территорияне яшелләндерү эшләре башкарылган, спорт мәйданчыклары барлыкка килгән, тротуарлар һәм коймалар төзекләндерелгән, эскәмияләр, урналар урнаштырылган.

Яшь спортчыларга мөмкинлекләр

2015 ел ахырында «Татнефть» компаниясе Лениногорскнефть" идарәсе һәм карабашлыларның инициативасын хуплады һәм бистәдә "Татнефтьвело" велоспорт мәктәбе ачты. Бүген ул барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Балалар республика һәм Бөтенроссия стартларында чыгыш ясыйлар. Спорт мәктәбе укучыларының  күбесе – поселокның  һәм бөтен республиканың спорт данын арттыручы Татарстан җыелма командасы әгъзалары.
Карабашта Азат Ягафаров яшүсмерләр ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча турнирда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. "Лениногорскнефть" идарәсе Кубогына ярышлар биредә инде традициягә әйләнде һәм мондагы балалар арасында зур популярлык казанды.

Социаль сәясәт гамәлдә

"Татнефть" компаниясе гранты ярдәмендә быел Карабашның "Нефтьче" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Социаль ярдәм" программасы тормышка ашырыла. Бу җәмгыятьтә үзенчәлекле балаларның ата-аналары һәм опекуннары өчен ял итү почмагы. Белгечләр күзәтүендә балалар уен бүлмәсендә булганда, өлкәннәр бассейнда йөзә, массаж ала, психолог белән аралаша яки тренажер залында шөгыльләнә. Азат Фердинандович биредә эшләүче белгечләргә бистәдә яшәүчеләр өчен зур һәм кирәкле эш өчен рәхмәт белдерде. 2002 елда ук төзелгән "Нефтьче" спорт комплексының мөһим проблемалары турында да сөйләштеләр, перспективалар билгеләделәр.
2 нче мәктәп педагоглары уку йортын төзекләндерү һәм ремонтлау белән бәйле проблемаларны хәбәр иттеләр. Укучылар һәм укытучылар актлар залы турында хыяллана. Азат Ягафаров нефть төбәге мәгариф учреждениеләренә ярдәм итү "Татнефть"нең социаль сәясәтенең даими бүлеге булуын билгеләп үтте.

Нефтьче көне – уртак бәйрәм

Күп кенә карабашлылар, тормышларын нефть производствосы белән бәйләп, оста белгечләр булдылар. Тантанада иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Булачак беренче сыйныф укучылары мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар алдылар.

-    1950 елда "Татнефть" ның барлыкка килүе символик мәгънәгә ия, монда "Бөгелмәнефть" трестының нефть промыселы оешкан иде инде. "Татнефть" компаниясе генераль директоры Наил Маганов, барлык Татарстан нефтьчеләре һәм шәхсән үз исемемнән сезне нефть һәм газ промышленносте көне белән котлыйм, - диде Азат Ягафаров. - "Без бергә! Мы вместе! Быел компаниянең барлык территорияләрендә бәйрәмнәр шундый девиз белән уза. Безнең төбәктәге һәр кешенең бәйрәме. Чөнки нефть төбәге – нефтьчеләр генә түгел, укытучылар, табиблар, игенчеләр, туган як файдасына эшләүчеләр дә. 2020 ел барыбыз өчен дә шактый катлаулы булды. Шуңа да карамастан, "Татнефть" үз төбәгендә актив социаль сәясәт алып баруны дәвам итте һәм дәвам итә. Сезне чын күңелдән уртак һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм һәм Карабашның һәр кешесенә бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.

Карабаш башлыгы Илдар Заляев үз чиратында, «Татнефть» компаниясе, «Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчелегенә Карабашка күрсәткән даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Карабашлылар җылы дустанә аралашу атмосферасында үзешчән сәнгать чыгышларын карадылар, иң яхшыларның уңышларына куандылар, бистәнең киләчәгенә планнар кордылар.


Наталья Звонарева

 Сергей Трусов фотолары


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев