Казанда якташыбыз, ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсе ачылды
«Зәңгәр экран яктысы» фотокүргәзмәсе.
«Татмедиа» бинасында ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның «Зәңгәр экран яктысы» дип аталган фотокүргәзмәсе ачылды. Анда журналистның 40 ел дәвамында телевидениедә эшләгәндә төшерелгән фотосурәтләре тупланган. Фотокүргәзмәне «Татмедиа» һәм «Безнең мирас» журналы оештыра.
Күргәзмәдә җырчы Илһам Шакировның 1969 елда төшерелгән портретын, 1980 елда Салих Сәйдәшевнең 80 еллыгына багышланган фильм төшергәндә Нәкый Исәнбәтнең режиссёр Раушания Кадыйрова белән аралашу мизгелен, 1975 елда үткәрелгән «Зәңгәр ут яктысы»нда катнашучыларны һәм башкаларны күрергә була.
Рөстәм Нәбиуллин сүзләренчә, фотосурәтләрне ясаганда журналист аларны бастырырга ниятләмәгән. Фотосурәтләр беренче тапкыр «Татарлар» тапшыруында «Тарихи кадр» сәхифәсендә күрсәтелгән, шуннан соң «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы битләрендә дә бастырылган.
«Бүгенге фотосурәтләрнең бер үзенчәлеге бар: алар студиядә эшли башлагач, көндәлек эш барышында төшерелгән гади фотосурәтләр. Монда бастырам, шунда бастырам, дип ясалган кадрлар түгел. Студиядә миндә фотосурәтләр барлыгын белә иделәр, ләкин аларны бастырыйк әле, дип беркемне дә газаплап йөрмәдем. «Татарлар» программасында Ләйсәнә Сәтретдинова кирәкле сүзне тиешле интонациядә «дер» селкетеп әйткәч, аның сүзен тыңламыйча булмый», – диде ул.
Рөстәм Нәбиуллин әйтүенчә, «Татмедиа» редакцияләре игътибар иткәч, фотосурәтләр матбугатта да чыга башлаган. «Шушы эшне башлап җибәрергә оста итеп мәҗбүр итүләре өчен рәхмәт», – диде ул.
- ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин – Татарстан телевидениесенең чишмә башында торган кешеләрнең берсе. Ул 1940 елда районыбызның Зәй-Каратай авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына укырга керә.
- Үз һөнәрендә беренче адымнарын ул телевидениенең Лениногорск студиясендә ясаган. Аның 50 елдан артык гомере телевидение белән бәйле.
- 1968 елдан ул “Безнең як яналыклары” тапшыруын, шулай ук балалар, әдәби һәм музыкаль тапшыруларны алып бара.
- 1968 елның мартында ул Казан телевидение студиясендә диктор булып эшли, ә соңыннан “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар дирекциясен җитәкли.
фотолар: Рамил Гали, Татар-информ




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев