Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда йөзү буенча узган ярышларда Лениногорск командасы икенче урын алды

Әби һәм онык командасы

Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча «Буыннар бәйләнеше» республика ярышлары узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 44 муниципаль районы командалары катнашты. Команда составында 55 яшьтән олырак әби яки 60 яшьтән олырак бабай һәм 14 яшькә кадәрге балалар – оныклар иде.

Лениногорск шәһәрен  Любовь Гыйләҗева һәм аның оныгы Родион Олейников тәкъдим иттеләр. Родион – 7нче мәктәп укучысы.

Ярышларда өлкән яшьтәгеләр арасында шәхси беренчелектә Любовь Гыйләҗева өченче урынны яулады.

14 яшь һәм аннан кечерәк катнашучылар арасында шәхси беренчелектә оныгы Родион Олейников өченче урынны алды.

Шулай ук 2х50 м катнаш эстафетада команда беренчелегендә Любовь Гыйләҗева һәм Родион командасы  икенче урынны алды.

Ә инде гомумкоманда беренчелегендә Лениногорск команда икенче урынны алды.

«Россия Пенсионерлар союзы”ның җирле бүлеге Лениногорск районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламовага команданың республика ярышына баруын оештырган өчен рәхмәт белдерә.

 

фотолар: Фәридә Усмановадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев