Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда Татар абыстайлары форумында Лениногорск мөхтәсибәтеннән Фәния ханым катнашты

Бу хакта мөхтәсибәт телеграм-каналда хәбәр итә.

Казанда “Мәрҗани” мәчетендә III Татар абыстайлары форумы узды. 

Форумны Мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге оештырды.

Рухият, гаилә кыйммәтләре, ватанпәрвәрлек  чарасына Татарстан Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр  берлекләре җитәкчеләре, Казан мәчетләре баш абыстайлары,  Мордовия, Ульяновск һәм Марий Элдан актив мөслимәләр – 100 гә якын кеше җыелган. Алар арасында Лениногорск районы вәкиле –  Фәния ханым бар иде.

Ул мөслимәләр укыта, мәчетләрдә оештырылган дини-әхлакый курсларда балалар белән күркәм эшләр алып бара, шулай ук мөслимәләр белән бергә төрле изге гамәлләрдә катнаша. 

“Очрашу искиткеч матур һәм эчтәлекле узды. Иманнарыбызны ныгытып, яңа эшләргә рухланып, көч туплап кайттык. Элекке танышларыбыз, дусларыбыз белән очрашу да күңелдә матур тойгылар калдырды. Фикер алышуларда апаларыбыздан килен-каенана, гаилә мәсьәләләренә кагылышлы киңәшләр, тәкъдимнәр дә файдалы булды”, - диде Фәния ханым.

Быелгы форум  зур датага – һиҗри исәп буенча агымдагы 1447нче елда билгеләп үтеләчәк Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап оештырылган.

 

фотолар: «Ислам в Лениногорске» телеграм-каналдан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев