Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казаннан Сочига туры рейс ачтылар

«Аэрофлот» авиакомпаниясе 1 июньнән Казан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән Сочига туры рейслар ачты.

Бу хакта авиакомпаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласыннан тыш, туры рейслар Санкт-Петербург, Омск, Пермь, Уфа, Самара, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Төмән шәһәрләреннән дә ясалачак.

Пассажирларга көн саен Airbus A320 урта магистраль лайнерлары хезмәт күрсәтәчәк. Актуаль расписание авиакомпания сайтында урнаштырылган.

«Татар-информ» агентлыгы май ахырында Казаннан Төркиянең Даламан шәһәренә чартер туристик авиарейслары яңартылуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Июнь уртасында Татарстан башкаласыннан Таулы Алтай шәһәренә дә рейслар яңадан ачыла.

 https://tatar-inform.tatar/news/aeroflot-kazannan-sociga-tury-reis-acty-5855438

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев