Керәшен культурасы конкурс-фестиваленең җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар
ЯҢАЛЫКЛАР

Керәшен культурасы конкурс-фестиваленең җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар

Җиңүчеләрне жюри ачыклаган.

14 мартта Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә республикакүләм III «Җәшнә, кояш, җалтыра» ( «Свети, о Солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс-фестиваленең жюри членнары утырышы узды.

Конкурска Татарстанның 15 районыннан, Мари-Эл республикасыннан, Яр.Чаллы, Казан шәһәрләреннән барлыгы 79 гариза килгән. Шуларның 76сы конкурс шартларына туры килә дип табылган.

Фестивальнең финалистлары:

Автор-башкаручы. Шигырь. ( 10-17 яшьлекләр) –  Динекаев Дамир Ильшатович

Автор-башкаручы. Шигырь. (18 яшьлекләр һәм аннан олыраклар) –  Шамсуаров Таһир Яруллович

Автор-башкаручы. Җыр. (18 яшьлекләр һәм аннан олыраклар) –       Янеева Людмила Николаевна. Людмила Әлмәт районыннан дип билгеләнгән. Шулай булса да, ул – Федотовка авылы кызы. Димәк, безнеке.

Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар (18 яшьлекләр һәм аннан олыраклар) –  Шәмсуарова- Рахманова Ләйсән Таһировна.

Җиңүчеләрне 26 март көнне Казанда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә котлаячаклар.

 

Чыганак

 

 

 

 

 


Нет комментариев