Керкәле авылында авыл хуҗалыгы техникасына техник күзәтү уздырдылар
Традицион төстә уза торган чара.
Керкәле авыл җирлеге хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы техникаларына техосмотр үткәрү – кирәкле һәм мөһим чара.
Тикшерү барышында
Тракторларның, үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның техник торышы.
Руль, тормоз системаларының һәм яктылык приборларының төзеклеге.
Аптечкалар, янгын сүндергечләр, кире чигенүгә каршы җайланмалар булу.
Тракторчы-машинист таныклыгында категориягә туры килү һәм кирәкле документларның булуы тикшерелде.
Машиналарның чисталыгына һәм тышкы торышына, шулай ук ремонт базасы һәм запас частьләр булуга аерым игътибар бирелде.
Күпчелек очракта техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән, кисәтүләр урында төзәтелде.
Цифрлы сервислар һәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша гаризалар бирү мөмкинлеге аркасында процедура торган саен уңайлырак була бара, дип яза Керкәле авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев