Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды (+фотолар)
Районыбызның Керкәле авылында – өй туе!
Авылда башкарма комитетның, гади халык теле белән әйткәндә, авыл советының яңа бинасы үз ишекләрен ачты.
Авылның Совет урамы, 95нче йорт адресы буенча сафка баскан бина ерактан ук матур булып балкып утыра.
Ачылу чарасына Керкәле авылы халкы, район авыл җирлеге башлыклары да килде. Тантананың мәртәбәле кунагы «Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин булды.
Бина авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү программасы буенча төзелгән. Программа 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла, шуның нәтиҗәсендә безнең районда өченче бина төзелде һәм 6 бинада капиталь ремонт ясалды. Районда беренчеләрдән булып яңа бина Тимәштә, аннары Шөгер авыл җирлегендә ачылган иде, алар уңышлы гына эшләп килә. Инде менә Керкәледә ачылды.
- Безнең өчен муниципаль хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудыру мөһим. Төзүчеләргә аерым рәхмәт - алар бик яхшы эш башкардылар. Бирегә, һичшиксез, үзләренең мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен авыл халык килер, - дип ассызыклады Әгъзам Гобәйдуллин.
Әйе, ул дөрес әйтә, авыл халкы өчен авыл советы бинасы – мөһим урын. Белешмәләр алырга да, моң-зарларын түгәргә дә алар монда килә.
“Бу авыл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертү, ул безнең территорияләргә игътибар бирелүен раслый. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә безнең ихтыяҗларга игътибарлы булулары һәм муниципалитетлар өчен программаларның күптөрлелеге өчен рәхмәт белдерәм”, - диде Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.
Яңа башкарма комитет бинасы барлык кирәкле җиһазлар, кабинетлар, бүлмәләр белән тәэмин ителгән. Монда җитәкчелек, белгечләр өчен кабинетлар, хезмәт бүлмәләре һәм архив өчен дә урын ясалган.
Кызыл тасманы кискәннән соң, барысы да эчкә үтеп, яңа бинаны карады. “Хәзер безнең үзебезнең аерым бина бар. Элек клуб территориясендәге бүлмәдә утыра идек. Монысы – яңа бина матур, якты. Халык белән бергәләшеп эшләргә булсын”, - ди Керкәле авыл башлыгы Ленар Бигманов.
Авыл советы бинасы тирәсенә яшеллек өчен агачлар да утырттылар.
Әгъзам Гобәйдуллинның эшлекле сәфәренең мөһим өлеше авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә булды, анда муниципалитетларга ярдәм итү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Авыл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде: урам-юлларны карау, су белән тәэмин итү, трактор техникасы белән тәэмин итү.
Эш визиты кысаларында Әгъзам Гобәйдуллин Керкәле авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль Сафуанов янына барды, хәлләрен белеште.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/10506699.htm







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев