Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәрби исәпкә кую кагыйдәләре катгыйлана

Егетләр хәрби исәпкә басу өчен үзләре хәрби комиссариатка килергә, запастагылар шәхси белешмәләре үзгәрүе турында хәбәр итәргә тиеш.

Армия яшенә җиткән егетләрне хәрби исәпкә басу өчен мөстәкыйль рәвештә хәрби комиссариатка килергә мәҗбүр итәчәкләр. Бу хакта «Российская газета» Дәүләт Думасында икенче укылышка әзерләнә торган закон проектына сылтама белән хәбәр итә.

Хәрби комиссариатка килмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак, дип искәртә басма.

Административ хокук бозулар кодексына кертеләчәк тагын бер төзәтмә хәрби хезмәткә чакырылучылар гына түгел, запастагыларга да кагыла. Алар гаилә, эш урыны яки вазифасы үзгәрү, белем алу, яңа тору урынына күчүе турында хәбәр итәргә тиеш. Моны билгеләнгән вакытта эшләмәгән очракта, 500-3 000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Басма билгеләп үткәнчә, хәрби комиссариатка вакытында килү – хәрби хезмәткә чакырылучының үзенә кирәк. Әгәр ул нигезле сәбәбе булмый торып армиягә барудан баш тарта икән, 27 яшьтә тиешле документ алачак, бу аңа алга таба карьера баскычы буйлап күтәрелгәндә комачауларга мөмкин.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев