Киләсе елда Лениногорскида чаңгы трамплиннары комплексы реконструкциясе һәм яңаларын төзү эше башлана
2026 елда Лениногорскида трамплиннар комплексы реконструкциясе башлана.
Бу хакта Александр Звягинцев исемендәге “Олимпия резервы” спорт мәктәбендә трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр бәйге буенча Татарстан Республикасы президиумы утырышында хәбәр иттеләр.
Утырышта узган сезон нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, проблемаларны анализладылар, аларны хәл итү юлларын һәм киләчәккә планнарны билгеләделәр.
Трамплиннар комплексын реконструкцияләү буенча сөйләшүләр күптән башланган иде. Бу уңай хәбәрне лениногорскилылар һәм трамплиннар комплексында шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар да көтте.
2026 елда иң кечкенә сикерүчеләр өчен ике яңа трамплин барлыкка киләчәк, алар 5 һәм 10 метр ераклыкка “очарга” исәпләнгән булачак. “Утызлы” трамплинны бөтенләй сүтәчәкләр, аның урынында фундамент салып, яктырту үткәрәчәкләр һәм 2027 елда төзекләндерелгән территория белән яңасын төзиячәкләр. Боларның барысына да республика бюджетыннан 319 млн сум бүлеп бирелгән.
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев