Кимендә 10 ел эшләгән укытучыларга өстәмә түләү кертергә җыеналар
Өстәмә түләү күләме конкрет төбәктә
Дәүләт Думасы депутатлары төбәктә кимендә ун ел эшләгән югары уку йортлары мөгаллимнәре өчен окладның 40 проценты күләмендә өстәмә акча билгеләүне күздә тоткан закон проекты әзерләде.
Документ РФ Хөкүмәтенә тапшырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Инициатива нигезендә, «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законның 99нчы маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Түләүләрне исәпләү тәртибен Хөкүмәт карары белән раслау ниятләнә.
Өстәмә түләү күләме конкрет төбәктә педагогик эш стажы артуга пропорциональ рәвештә үсәргә мөмкин. Түләүләрне исәпләү тәртибен төбәк хакимияте органнары Россия Фән һәм югары белем министрлыгы белән берлектә контрольдә тотачак.
Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру кадрларның мәктәпләрдән китүен киметергә, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә һәм Россия төбәкләрендә фәнни-педагогик мәктәпләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев